Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш районында ГТО тапшыру графигы

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" - ГТО нормаларын тапшыруның кышкы этабын районыбызда иң беренчеләрдән булып гуманитар гимназия-интернат хезмәткәрләре башлап җибәрде. Аннан район Советы, башкарма комитет, үзәкләштерелгән бухгалтерия, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Бүләк" чаңгы трассасында көч сынадылар. Саф һава, чиста, яктыртылган, менә дигән чаңгы трассасы, рәхәтләнеп шу да шу гына! Оешма-предприятие хезмәткәрләренең ГТО...

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" - ГТО нормаларын тапшыруның кышкы этабын районыбызда иң беренчеләрдән булып гуманитар гимназия-интернат хезмәткәрләре башлап җибәрде. Аннан район Советы, башкарма комитет, үзәкләштерелгән бухгалтерия, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Бүләк" чаңгы трассасында көч сынадылар. Саф һава, чиста, яктыртылган, менә дигән чаңгы трассасы, рәхәтләнеп шу да шу гына!
Оешма-предприятие хезмәткәрләренең ГТО нормаларын тапшыру графигы:
16-20.01. - район электр элемтәсе челтәре, почта, Балалар иҗат үзәге, мәгълүмат-мөхәррият үзәге,
басмаханә;
21.01. - эчке эшләр бүлеге, ДОСААФ, янгын сакчылыгы бүлеге, хәрби комиссариат;
23-26.01. - Игелек үзәге, Республика матди ярдәм үзәге бүлеге, "Татавтодор", "Актаныш юллары";
27.01 - сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, китапханә, музей, "Яшьлек" мәдәни үзәге;
30.01. - спорт мәктәбе, "Лачын";
31.01-01.02. - техникум, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе;
02.02. - мәгариф идарәсе;
03.02. - кадет мәктәбе;
03.02. - автотранспорт предприятиесе, ашлык кабул итү предприятиесе, "Актанышнефтепродукт", агрегат заводы;
04.02. - медицина оешмалары;
06.02. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария станциясе;
07.02. - БТИ, теркәү палатасы, җир кадастры;
08.02. - пенсия фонды, иминиятләштерү фонды; суд приставлары, җәмәгать суды, район суды, миграция хезмәте, җәза үтәтү инспекциясе;
09.02. - саклык банкы, "Ак барс" банкы, "Россия авыл хуҗалыгы банкы";
10-13.02. - "Коммунсервис", "Мехотряд", "Теплосервис";
14-15.02. - райгаз, МНКТ;
16.02. - төзелеш оешмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев