Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш шахматчылары сынатмый

Шахмат буенча авыл мәктәпләре укучылары арасында узган XIV Россия беренчелегендә безнең Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 12 кешелек команда уңышлы чыгыш ясап кайтты. Бәйге Самара өлкәсенең Кинель-Черкасск шәһәрендә 27 сентябрь - 4 октябрь көннәрендә үткән, анда бөтен Рәсәйдән җыелган 30 команда көч сынаган. Шәхси беренчелектә Актаныштан Роза Гыймазова 2002-2003...

Шахмат буенча авыл мәктәпләре укучылары арасында узган XIV Россия беренчелегендә безнең Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 12 кешелек команда уңышлы чыгыш ясап кайтты. Бәйге Самара өлкәсенең Кинель-Черкасск шәһәрендә 27 сентябрь - 4 октябрь көннәрендә үткән, анда бөтен Рәсәйдән җыелган 30 команда көч сынаган.
Шәхси беренчелектә Актаныштан Роза Гыймазова 2002-2003 елгылар, Зәйнәп Рахманова 2008-2009 елгылар арасында I урын өчен көрәшә. Икесенең дә очколар саны көндәшләренеке белән тигез була, фәкать өстәмә коэффициентлар буенча гына Роза - II, Зәйнәп III урынга кала. Әмир Акмалов исә 2006-2007 елгылар арасында II урыны яулый. Команда булып чыгыш ясаган Фирүзә Нәбиева, Алияна Айбашева, Рәмилә Әмирханова, Әминә Габдуллина, шәхси беренчелек өчен көрәшкән Мансур Закирҗанов та әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән. Команда - VII урында. Остазлары - Илдар Имамов, Фәһим Галимов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев