Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш районының ГТО координаторы Менделеевскида «Геройлар ярышы»нда җиңде

Менделеевск шәһәрендә узган «Геройлар ярышы»на Россия, БДБ илләре, Көньяк Корея һәм Кытайдан 10 меңнән артык кунак килде. Әлеге чарада Актаныш районы буенча ГТО координаторы Равил Хаҗиев та катнашты һәм шәхси зачетта беренче урынны алды.

Менделеевскида федераль дәрәҗәдәге «Геройлар ярышы» быел өченче мәртәбә уздырыла. Беренче тапкыр ярышлар 2022 елда оештырыла, анда меңнән артык йөгерүче катнаша. 2023 елда катнашучылар саны 1500 гә, ә быел 3100 гә кадәр җитте.

«Геройлар ярышы»ның быелгы яңалыгы «Эпохалар көрәше»ндә командаларга төрле фильмнардагы геройларның костюмнарын киеп, креативлык күрсәтергә мөмкинлек бирелде. «Рус чибәрләре», «Викинглар» һәм «Борынгы Аллалы греклар» командалары барысыннан да аерылып торды.

Катнашучыларга 38 каршылыклы 10 километрлы трассада «Лиана Джуманджи», «Коммунизм пигы», «Берлин стенасы» һәм башкалар кебек уникаль сынауларны узарга туры килде.  Чара кысаларында шулай ук мастер-класслар күрсәтелде, фан-зона ачылды. Беренче тапкыр «Гаилә уты» эстафетасы оештырылды. 

Быелгы «Геройлар ярышы»нда Актаныш районы буенча ГТО координаторы Равил Хаҗиев та катнашты һәм шәхси зачетта беренче урынны алды. Райондашыбызны уңышлары белән котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев