Актаныш районының иң яхшы бадминтончылары билгеле
Бадминтон спортын үз итүчеләр Актаныш районында елдан-ел арта. «Проба пера» республика ярышының муниципаль этабы балалар арасында иң яхшы бадминтончыларын ачыклады.
"Проба пера" республика ярышының муниципаль этабында Актаныш районы мәктәпләрен ике команда- зурлар һәм кечкенәләр төркемнәре тәкъдим итте. Җиңүчеләрне район спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Айгиз Мәгъдәнов котлады.
Кечкенә яшьтәгеләр арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урында Актанышның икенче санлы мәктәбе;
2 урында сәләтле балалар арасында гуманитар гимназия-интернат;
3 урында Актанышның беренче санлы мәктәбе.
Зурлар буенча:
1 урында сәләтле балалар арасында гуманитар гимназия-интернат;
2 урында Актанышның икенче санлы мәктәбе;
3 урында Актанышның беренче санлы мәктәбе.
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылардан тупланган Актаныш командасы 16, 17 ноябрь көннәрендә Базарлы Матакта "Проба пера" республика ярышының финал уеннарында катнашачак.
Мәгълүматларны «Батыр» спорт мәктәбенең бадминтон сыйныфы остазы Алгинат Гәрәев юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев