Актанышта ГТО нормативларын тапшырдылар
Биредә 4 район катнышты.
18 февраль көнне Актаныш районында "ГТО Фестиваленең" II зона этабы узды. Биредә Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарыннан 8 дән алып 60 яшькә кадәрге спорт сөюче катнашты.
"ГТО Фестивале" программасына түбәндәге спорт төрләре керде - турникта тартылу, отжимание, гер спорты, пресс, баскан хәлдә алга иелү һәм урыннан озынлыкка сикерү.
Фестиваль нәтиҗәләре билгеле булгач, районның иң көчле дип табылган егет-кызлар 26 февраль көнне Яшел Үзән шәхәрендә финал этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев