Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ат чабышы нәтиҗәләре

Район ат спорты федерациясе экс президенты Р.Салихҗанов призына узган 1 нче чабышта Альберт Галәветдинов иярләгән Крахмал кушаматлы айгыр беренчелеккә ия булды ("Ташкын" ҖЧҖе), Айнур Фәтхетдинов иярләгән Шквал (район авыл хуҗалыгы идарәсе) - II, Ильяс Насыйбуллин җитәкчелегендә Ладный кушаматлы айгыр ("Ташкын" ҖЧҖе) III булып килде. "Ташкын"ның атлары 2 нче узышта да...

Район ат спорты федерациясе экс президенты Р.Салихҗанов призына узган 1 нче чабышта Альберт Галәветдинов иярләгән Крахмал кушаматлы айгыр беренчелеккә ия булды ("Ташкын" ҖЧҖе), Айнур Фәтхетдинов иярләгән Шквал (район авыл хуҗалыгы идарәсе) - II, Ильяс Насыйбуллин җитәкчелегендә Ладный кушаматлы айгыр ("Ташкын" ҖЧҖе) III булып килде. "Ташкын"ның атлары 2 нче узышта да сынатмады. Илдус Шәрхетдинов идарәсендә Пейсчип айгыры - I, район башлыгының Айнур Фәтхетдинов җитәкчелегендә узышкан Ахилл айгыры - II, Айрат Могалимов җитәкчелегендә көч сынаган Самородок - III урында.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы призына чапкан 3 яшькә кадәрге чиста токымлы чабыш атлары арасында Алмаз Габдуллин иярләгән Спектр кушаматлы айгыр (район авыл хуҗалыгы идарәсе) - I, Риман Ханов җитәкчелегендә көч сынаган Фәндүс Гариповның Эфект кушаматлы айгыры - II, Алмир Әгъләмов иярләгән Мәхтүмә кушаматлы бия ("Ташкын" ҖЧҖе) III урында.
Район хакимияте башлыгы призына 3 яшьтән югары чиста токымлы чабыш атлары арасында хакимият башлыгының Алмаз Габдуллин иярләгән Ясон кушаматлы айгыр - I, Илшат Тимировның Фазенда кушаматлы бия - II, Руслан Нурсубуллин иярләгән Сервелла ("Таң" ҖЧҖе) III урыннарга ия булдылар.
Район ат спорты федерациясе башлыгы Р.Миңнеханов призына узган хуҗалык атлары арасындагы ярышта Риман Ханов идарәчелегендә Вальс кушаматлы бия ("Нур" ҖЧҖе) - I, Дилфас Нурлыев җитәкчелегендә көч сынаган Герда кушаматлы бия ("Тамыр" ҖЧҖе) - II, Рамил Хөсәеновның Алмаз Гайнанов иярләгән Авиза III урыннарда.
"КаМП" компаниясе призына узган җигүле атлар арасында Ильяс Шәемов идарәсендәге Герцогиня ("Таң" ҖЧҖе)- I, Назим Салихов идарәсендәге Азик ("Әнәк" агрофирмасы) - II, Азат Фәйзуллин җитәкчелегендәге Каспий ("Актаныш" агрофирмасы) - III урыннарга ия булдылар.
Йөк төяп чабучы атлар чабышында I - III урыннарны Илгинә Гәрәева идарәчелегендә Алмачуар ("Ташкын" ҖЧҖе), Ильяс Шәемов идарәчелегендә Амазонка ("Таң" ҖЧҖе), Рушан Якупов идарәчелегендәге Йолдыз ("Нур" ҖЧҖе) яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев