Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр ГТО нормаларын тапшырды

Бүген Баян Дәүләтов исемендәге Үзәк стадион балаларның шат авазыннан шгөрләп торды. Биредә «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче егетләр һәм кызлар ГТО нормаларын тапшырды.

Нормативларны тапшыру уен форматында оештырылгач, һәркемдә беренчерәк булу хисе алга чыкты. Һәр отрядтан икешәр кыз һәм  малай озынлыкка сикерү,  яткан урыннан гәүдәне күтәрү, җирдән этелү, 100 метрга йөгерү һәм башка уеннарда көчләрен сынады.

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән отрядлар һәм укучылар ГТО Бөтенроссия спорт комитеты комплексының истәлекле призлары һәм грамоталары белән бүләкләнәчәк.

Укучылар белән беррәттән лагерь хезмәткәрләре дә ГТО нормативларын үтәделәр.

Әлеге яңалыкны безгә Актаныш районы ГТО комитеты җитәкчесе Рамил Гыйльфанов юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев