Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фирдәвис Шәемов призына “Алтын көз“ кроссы

Марафончы, атказанган спорт остасы, якташыбыз Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика марафоны 21 сентябрь көнне Бүләк трассасында сигезенче мәртәбә узды. Спорт дөньясында кайнап-янып яшәгән, гомеренең 10 елын зур спортка багышлап, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешче Фирдәвис Шәемов ел саен шушы чарада балаларны сөендерә, үз туган...

Марафончы, атказанган спорт остасы, якташыбыз Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика марафоны 21 сентябрь көнне Бүләк трассасында сигезенче мәртәбә узды. Спорт дөньясында кайнап-янып яшәгән, гомеренең 10 елын зур спортка багышлап, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешче Фирдәвис Шәемов ел саен шушы чарада балаларны сөендерә, үз туган ягы, якташлары өчен кадерле, хөрмәтле зат булуын тоеп, сөенә.
Укучылар арасында бәйгегә тәүге мәртәбә катнашучылар да, җиңәселәренә
ныклы ышаныч белән килүчеләр дә бар. Актанышның 2 нче мәктәбеннән Илһам Закиров соңгылары рәтендә.
- Шушы ярышка катнашып, йөгерү түгәрәгенә йөри башлаган идем, инде менә берничә ел шөгыльләнәм. Район җыелма командасы белән Татарстан беренчелегендә катнашып, призлы урыннар алдык. Бүгенге ярышка да җиңәргә дип килдем. Спорт сәламәтлек бирә, рухи яктан нык булырга, һәрчак җиңүгә омтылырга өйрәтә, - диде ул ярышлар башланыр аллап сөйләшкәндә.
Актанышның 1нче мәктәбеннән Энҗе Габдуллина да быел җиңүчеләр сафын тулыландырасына өметләнә. Такталачык мәктәбендә укыганда ук йөгерә башлаган кыз хәзер остазы Равил Хаҗиев кул астында шөгыльләнә.
- Күнегүләр атнага биш тапкыр Бүләк урманы һәм яңа стадионда үтә. Балалар яратып йөри, тырышалар, - ди остаз үзе. - Җиңел атлетика йөрәккә, тын юлларына файдалы, гомумән, бар организм өчен файдасы күп. Үзем кечкенәдән үк спортны яратып үстем, даими шөгыльләндем. Хәзер, укытучы буларак, үзем белгәннәрне балаларга өйрәтәм.
Кадет мәктәбеннән ярышка 27 укучыдан торган команда алып килгәннәр.
- Катнашырга теләп, без дә барыйк әле, дип калган укучыларыбыз тагын да күбрәк, - ди мәктәпнең физкультура укытучысы Рамис Минһаҗев. - Бу ярышка һәр ел әзерләнеп киләбез. Узган ел - II, элегрәк III урынга ия булган идек, быел да призлы урынга өметләнәбез.
Кадет мәктәбе командасы быел бәйгедә II урынны яулады, өстәп, "Җиңүгә омтылыш өчен" махсус призына лаек дип табылып, "Бердәм Россия" партиясенең Актаныштагы бүлекчәсе бүләгенә ия булды.
14 йөгерештән гыйбарәт ярыш нәтиҗәләре исә түбәндәгечә: төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Әтәс - I, Иске Кормаш - II, Күҗәкә мәктәбе командасы III урынны яулады. Урта мәктәпләр арасында җиңүче дип Актанышның 2нче мәктәбе табылды. II урында - кадет мәктәбе, IIIдә - Актанышның 1нче мәктәбе.
Фирдәвис абый Шәемов, елдагыча, бүләкләрне мулдан җыйган: җиңүче командаларга 20 футбол, волейбол һәм баскетбол туплары алып кайткан. Иганәче якташларыбыз һәм мәктәпләр арасында күпер салучы ролен дә үти Фирдәвис абый: быел да Уразай мәктәбенә Фәнис Газетдиновтан, Пучы мәктәбенә Альберт Мостафиннан атап, бүләк туплар тапшырды. Шулай ук, Актанышның 1нче мәктәбендә укучы, мохтаҗ гаиләдән бер балага атап, спорт костюмы, кроссовкалар алган.
- Ярыш тәртибенә бераз үзгәрешләр керттек: "Алтын көз" бәйгеләрендә өч ел рәттән җиңү яулаган мәктәпләргә кубокларны гомерлеккә калдырдык. Аеш мәктәбен 1959-60 елларда тәмамлаган укучылар истәлегенә атап, тагын бер кубок әзерләдек. Бүген ярышта шул өлкәннәребез дә катнашты, - дип сөйләде Фирдәвис абый. - Спортчы яшьләребез үссен, тормышта урыннарын тапсын, Актаныш данын танытсын!
ФОТОЛАР МОНДА: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/4865-fird%D3%99vis-sh%D3%99emov-prizyina-%D2%97i%D2%A3el-atletika-yaryishyinyi%D2%A3-%D2%97i%D2%A3%D2%AFchel%D3%99re-bilgel%D3%99nde-%20-fotoreportazh.html һәм http://www.aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/4863-aktanyishta-fird%D3%99vis-sh%D3%99emov-prizyina-kross-yaryishlaryi-bara-%20-fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев