Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Иң мөһиме – матур, чиста көрәш ”

Дзюдо буенча II төбәкара зур турнир "Актаныш" спорт комплексында 29 апрель көнне узды. Ярышка республиканың Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Башкортстанның Шаран, Дүртөйле һәм Илеш районнары, Удмуртия республикасы җыелма командалары чакырулы иде - барысы 72 яшь дзюдочы көч сынашты. - Актаныш командасында 17 укучы, командага ел ярымнан да ким шөгыльләнмәгән укучыларны гына...

Дзюдо буенча II төбәкара зур турнир "Актаныш" спорт комплексында 29 апрель көнне узды. Ярышка республиканың Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Башкортстанның Шаран, Дүртөйле һәм Илеш районнары, Удмуртия республикасы җыелма командалары чакырулы иде - барысы 72 яшь дзюдочы көч сынашты.
- Актаныш командасында 17 укучы, командага ел ярымнан да ким шөгыльләнмәгән укучыларны гына керттек. Иң мөһиме - җиңү түгел, матур чиста уен. Кыз-егетләр үзләренең ниләр булдыра алуларын тулысынча күрсәтсеннәр - теләгем шул, - дигән иде Актаныш спорт мәктәбенең дзюдо буенча остазы Шамил Әхмәтов уеннар башланганчы.
Актаныш командасы сынатмады, бик күп көндәшләрен артта калдырып, гомуми нәтиҗәләр буенча II урынны яулады. Җиңүче исеменә Алабуга командасы лаек булды, III урында - Илеш спортчылары.
Шәхси нәтиҗәләргә килсәк, район спорт мәктәбеннән Альбина Фазлыева, Гүзәл Мөхәммәдуллина, Риназ Дәүләтов, Ринат Садертдинов, Раил Хисаметдинов турнир чемпионнары булып танылдылар. Ислам Шәрифуллин - II, Артур Хисаметдинов һәм Әмир Ибраһимов - III урын ияләре.
ФОТОЛАР
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев