Якташыбыз Россия чемпионы булды
5-10 ноябрь көннәрендә Мәскәүнең «Чертаново» спорткомплексында яшүсмерләр арасында өстәл теннисы буенча Россия беренчелеге узды.
"Батыр" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәл теннисы бүлеге укучысы, якташыбыз, Россиянең спорт мастеры Марат Солтанов, Екатеринбургтан Илья Конюхов белән бергә ир-атлар арасында парлы разрядта алтын медаль яулап, яшүсмерләр арасында Россия чемпионы булды.
Бу искиткеч матур нәтиҗә Маратка юниорлар арасында Россия җыелмасы командасына юл ача, бу аның спорт карьерасында мөһим адым булып тора.
Маратның беренче тренеры Б.Солтанов. Маратны һәм аның тренерын зур казанышлары белән котлыйбыз!
Алга таба да спорт өлкәсендә уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев