Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь теннисчыбыз Россиякүләм турнирда II урын яулады

Россиянең 22 регионыннан 350 спортчы арасында Актаныш егете Данил Солтанов чыгыш ясап матур күрсәткечләргә иреште.

17-20 май көннәрендә Казанда өстәл теннисы буенча Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия турниры узды. Әлеге бәйгедә  Актаныш "Батыр" спорт мәктәбе яшь теннисчысы Данил Солтанов 2011нче елгылар арасында үзеннән бер яшькә зурраклар арасында ярышты һәм II урын яулады.
Остазы- Булат Солтанов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев