Лачынлылар сынатмый
8 октябрь көнне "Лачын" боз сараенда 2005 елгы яшь хоккейчылар арасында Татарстан беренчелегенә чираттагы ярышлар үтте. Биредә районыбызның "Лачын" командасы Алабуганың "Лесные пчелы" командасы белән көч сынашты. Нәтиҗәдә безнең лачынлылар 10:6 исәбе белән көндәшләрен тар-мар итеп, җиңүче исемендә лаек булдылар. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев