Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Нефтекамада — җиңү: Актаныш теннисчысы Башкортостан республикасы беренчелегендә чемпион!

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә өстәл теннисы буенча Башкортостан Республикасының ачык беренчелеге узды.

Әлеге дәрәҗәле турнирда Актаныштагы «Батыр» спорт сараеның яшь спортчысы Илгиз Хәбибуллин искиткеч нәтиҗә күрсәтеп, чемпион исеменә лаек булды.

Яшь теннисчыбызның бу җиңүе — тырышлык, ихтыяр көче һәм даими күнегүләр нәтиҗәсе. Аның уңышында остазы Булат Солтановның да өлеше зур.

Илгизне һәм аның тренеры Булат Солтановны әлеге зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз! Алга таба да яңадан-яңа үрләр яулап, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев