Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев ГТОның республика фестивале җиңүчеләрен котлады (фотолар)

Бүген районыбызның Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда мәктәп укучылары арасында Җәйге спартакиада уза. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев ГТОның республика фестивале җиңүчеләрен котлады.

       Актаныш районының ГТО командасы республикакүләм спорт бәйгесендә мактаулы I урынга лаек булган иде.       Спартакиаданы ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев ГТОның республика фестивале җиңүчеләренең һәрберсен котлап, мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды.

              Райондашларыбыз Кашапова Нәзилә, Хөсәенов Айгиз, Акмалов Әмир, Рәшитов Заһир, Мостафин Әлфис, Хуҗин Илнур, Мөхәммәтов Ирек, Габдуллин Нарис ГТОның кышкы фестиваленең февраль аенда узган зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Финал этабы читтән торып үткәрелде, очколар саныннан чыгып урыннар билгеләнде. Актаныш командасы Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары командаларын узып барлык күрсәткечләр буенча алдынгылыкка чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев