Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Республикабыз көнендә Баян Дәүләтов исемендәге стадионда яшь футболчыларыбыз күрсәтмә уен тәкъдим итте

Актанышның яшь футболчылары- районыбыз горурлыгы.

Актаныш спорт мәктәбенең футбол сыйныфында шөгыльләнүчеләр республика, регионара турнирларда һәрвакыт җиңүләр яулап килә.

Укучыларыбызның уңышларын күреп Татарстан Республикасы хөкүмәте районыбызга олы бүләк ясады, Актанышта, Җиңүнең 30 еллыгы урамында балалар һәм  яшүсмерләр өчен "Ватан" спорт манежы төзелде. Тиздән бу объект кулланылуга тапшырылачак. Футболчыларыбызга кышын да яшел чирәмдә әлеге уенны тиешле дәрәҗәдә өйрәнергә, спорт күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек туачак.

Бүген Татарстан Республикасы көнендә остаз Рамил Гыйльфанов җитәкчелегендә футбол сөюче 2015 елгы спортчылар күрсәтмә уен тәкъдим итте. Укучыларның уенын Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм башка җитәкчеләр карады.

Уеннар башланыр алдыннан район мәдәният сарае хезмәткәрләре бәйрәм сәламнәрен юлладылар. Ленар Зарипов Татарстан Республикасының һәрьяклап чәчәк атуын, республикабыз халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан зур масштабта эшчәнлек алып барылуын билгеләп үтте, райондашларыбызны республикабыз туган көне белән котлады. 

Футбол спорты районыбызда 2016 елдан бирле үсеш кичерә. Хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләребез Татарстан Республикасы Балалар лигасы кубогында көчләрен сыный. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш кебек шәһәрләрдән җыелган 14 команда арасында җиңүгә омтыла, рейтингта 6нчы урында баралар.  2012-2013 елгы уенчылар Аксубайда Татарстан Беренчелегенәең финал этабында катнаша. 

- Актанышның үзәгендә футбол манежы ачылу безнең өчен олы сөенеч ул. Беренчедән, манеж үзәктә төзелә, икенчедән, барлык мәктәпләргә якын урнашкан, балаларга йөрүе җайлы булачак. Баларыбыз манежның ачылуын нык көтә. Район, республика җитәкчеләренә бу объектны сафка бастырганнары өчен зур рәхмәт!- ди остаз Рамил Гыйльфанов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев