Шахматчылар, хезмәтләрен хөрмәтләп, Төзүчеләр кубогы өчен ярыша (фото, видео)
Тиздән төзүчеләр көне.
Әлеге һөнәр ияләренең хезмәтен хөрмәтләп бүген районыбызда районара шахмат ярышы уза.
Каян килеп төзүчеләр белән шахматчылар дуслашкан дисезме? Сере -бик гади. Актанышта оста шахматчылар расында төрле һөнәр ияләре, шул исәптән төзүчеләр дә бар. Шуларның берсе ПМК-6 оешмасы директоры Данис Гәрәев.
Данис Фәнис улы шахматчы дусларын сөендереп Төзүчеләр кубогына шахмат ярышы оештырырга уйлаган. Аның идеясе зур хуплау таба.
"БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов төзүче- шахматчы Данис Гәрәевкә әлеге бәйгене оештыруы, иганәчелек күрсәтүе өчен зур рәхмәтен белдерде.
- Менә шундый кешеләребез күбрәк булган саен шахмат спорты тагы да үсәчәк. Безнең балалар ярышларда осталыкларын арттыра, киләчәктә башка бәйгеләрдә зур уңышларга ирешәчәкләр. Ветераннар да аларга үрнәк күрсәтеп ярышларда актив катнаша, - диде Фәрит Муллагали улы.
Данис Гәрәев тә бүгенге бәйгенең төп максаты яшь буында шахмат спортына мәхәббәт уяту дип белдерде. Әлбәттә инде, тәҗрибәле төзүче үзенең һөнәренә игътибарны җәлеп итеп, җәмәгатьчелектә хөрмәт хисләрен уятырга тели.
Төзүчеләр кубогына оештырылган бәйгедә Актаныш районы спорт мәктәбенең шахмат сыйныфында укучы балалар белән беррәттән гомер буе шахмат уйнаган өлкәннәр катнашты.
Алабуга районыннан да кунаклар килгән иде.
Шахмат буенча остаз Фәһим Галимов белән Илдар Имамов уенга килүчеләргә ярыш тәртибен аңлатып уңышлар теләделәр.
Хәзерге вакытта Балалар иҗат үзәгендә ярышларның иң кызган мәле.
Без әлеге бәйгенең дәвамлы булуын, районыбызда шахмат спортын үстерүгә тагы да бер этәргеч булуын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев