Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашырып: Актанышның спорт бүлегенә яңа машина тапшырдылар

29 июльдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендәге бүлек һәм идарәләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Актаныш районы башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев та әлеге тантанада катнашып, яңа Lada Granta автомобиле ачкычына ия булды.

Яңа Lada Granta автомобильләре ачкычлары Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт органы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт бүлекләре башлыкларына тапшырылды.

«Республика районнарында «урыннарда» бик күп бурычлар һәм мәшәкатьләр бар, шуңа күрә автомобиль зур ярдәм, алардан файдаланучылар өчен чын ярдәмче. Машиналар тулысынча комплектланган, кышкы резина белән җиһазландырылган, Яхшы комплектациядә; барысы да исәпкә куелган һәм техник хезмәт күрсәтү узган», - дип сөйләде ТР Спорт министры  Владимир Леонов авто комплектациясе турында.

Сүз уңаеннан, транспорт чарасы комплектациясенә түбәндәгеләр керә: руль идарәсен көчәйтүче, кондиционер, блоклауга каршы система, тормоз көчен бүлү системасы, йөртүченең куркынычсызлык мендәре, тулы зурлыктагы запас тәгәрмәчләр. Шулай ук сатып алу кысаларында кышкы шиннар комплекты һәм салон һәм багажникка келәмнәр белән өстәмә комплектация ясалды. Өстәмә 24 автомобиль газ баллоннары белән җиһазландырылачак. 

Актаныш районы башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев мондый зур бүләк өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

Безнең алда зур бурыч куелды, даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүчеләрнең 75 процентка кадәр барып җитү. Без бу нәтиҗәгә вакытыннан алда ирешәчәкбез дип төгәл әйтә алабыз,- диде Ленис Әнәс улы.

2030 елга татарстанда яшәүчеләрнең 75 проценты физик культура белән даими шөгыльләнергә тиеш. Әлеге максат  «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан куелды. 

Проект 2019 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән эшләтеп җибәрелде һәм бөтен ил буйлап даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрне 70 процентка җиткерүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге күрсәткеч, графиктан алда барып, 63 процентка җитте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев