Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Спортка игътибар – киләчәккә инвестиция

"Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте хезмәткәрләренең район конференциясе узды, еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Илфат улы Иманаев төп чыгышта ирешелгән уңышларга да, борчыган мәсьәләләргә дә тукталды. Узган уку елында район спорт корылмаларында 63 тренер-педагог хезмәт куйган,...

"Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте хезмәткәрләренең район конференциясе узды, еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Илфат улы Иманаев төп чыгышта ирешелгән уңышларга да, борчыган мәсьәләләргә дә тукталды.
Узган уку елында район спорт корылмаларында 63 тренер-педагог хезмәт куйган, 1199 бала шөгыльләнгән. Спортта ирешелгән уңышлар яшь спортчыларыбыз белән киләчәктә дә юнәлешле шөгыльләнүне максат итеп куя, тренерлардан да һәр укучы белән нәтиҗәле эшләүне, сәләтләре буенча күреп алып, дөрес юнәлеш , йөкләнеш бирүдә алтын урталыкка ирешүне сорый. Тәҗрибә дә, яңалыкка, яңа үрләргә омтылу да бер минут та тынгылык бирми. Спорт - хәрәкәт. Еллык эшчәнлеккә йомгак ясаудан соң да ял итмәде алар, атна ахыры Марсил Гыйлаев призына татарча көрәш, "Милләтләр кроссы - 2012" белән истәлекле, яңа җиңүләргә бай булды.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 26 сентябрь, 2012 75 (9720) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев