Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ТР Беренчелегеннән җиңү белән кайтучыларны спорт мәктәбе дирекциясе һәм әти-әниләр каршылады

"Адымнар -Актаныш" күптелле гимназиядә Ленар Ибнеев җитәкчелегендә волейбол белән шөгыльләнүче укучылар Мамадыш шәһәрендә узган волейбол ярышында җиңү яулады.

4-7 ноябрь көннәрендә Татарстан Беренчелегенә 2009-2010 елгы егетләр арасында волейбол ярышы узды. Әлеге бәйгедә "Адымнар -Актаныш" күптелле гимназиясе волейболчылары I урынны яулады. Җиңүчеләрнең кайтуына район балалар һәм спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров һәм укучыларның әти-әниләре бәйрәмчә истә кала торган котлау оештырдылар. Район хакимияте каршындагы мәйданга автобус килеп туктауга балаларны шарлар, чәчәк гөлләмәләре , тәмле күчтәнәчләр белән каршыладылар. 

Әле укучыларның волейбол белән шөгыльләнүләренә 2 генә ел. Шулай булуга карамастан, остазлары Ленар Ибнеев яшь спортчыларны төрле бәйгеләргә еш катнаштыра. Укучылар укуда да, спортта да уңышларга ирешә. Бу җиңүләре-әлегә иң зурысы.

Әти-әниләр остазга рәхмәтле булса, Ленар Ибнеев терәк булганнары, балаларны ерак юлга әрвакыт ныклы әзерек белән җибәргәннәре, ышаныч белдергәннәре өчен ата-аналарга рәхмәт әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев