Ун укучыбыз ГТОның Алтын билгесенә лаек булды
Россиянең атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданова призына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасын ачу тантанасында ун укучыбызга ГТОның Алтын билгесен тапшырдылар.
Әлеге ел саен үткәрелә торган спорт чарасы физик культура һәм спортны пропагандалау, җиңел атлетиканы популярлаштыру, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, ГТО нормативларын тапшыруга әзерләү һәм районның иң көчле командаларын ачыклау максатыннан оештырыла. Ярышлар «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында узды.
Ярышларны ачу тантанасында ГТО билгеләре тапшырылды. Алтын билгеләргә Хуҗина Самира, Хуҗин Самат, Хамматуллин Гомәр, Газетдинов Ризван, Сәлахова Лилияна, Ибраһимов Илдан, Ибраһимова Нигина, Кашапова Нәзилә, Муллахмәтова Айгизә, Гайнетдинова Луиза лаек булды.

Барлык җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев