Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яңа ел алдыннан районның иң көчле яшь йөзүчеләре ачыкланды (фоторепортаж)

“Дулкын” бассейнында Яңа ел бәйрәме алдыннан йөзү сыйныфына йөрүче укучылар арасында дусларча ярыш оештырылды.

-     Ниһаять, балаларыбыз өчен күңелле ярыш оештырдык. Соңгы вакытта мондый бәйгеләрне үткәрә алмый торган идек. Быел иганәчеләр дә ярдәм күрсәтергә ниятләгәч 35 укучы катнашында ярыш оештырдык,- ди "Дулкын" бассейны тренеры Олег Ваганов.

 
        “Дулкын”да узган ярышта 8 яшьтән 17 яшькәчә 35 спортчы катнашты. Алар арасында озак еллар йөзү белән шөгыльләнүче IX һәм XI сыйныф укучылары да бар. Мәктәпне тәмамлаганда әлеге йөзүчеләр разрядлы спортчы исеменә лаек булды. Мәсәлән, Гомәр Хуҗин, Макс Микоелян бу бәйге кысаларында икенче зурлар разрядын үтәде. Рушан Әхтәмов, Адилә Гаянова да үзләрен иң яхшы йөзүчеләр итеп танытты. Җиңүчеләргә иганәчеләр әзерләгән кубоклар тапшырылды.
                Урта һәм кече сыйныф укучылары Саидә Галиева, Арина Гарипова, Кәрим Гарифҗанов, Мансур Нигъмәтдинов, Әнвәр Шәрипов, Рүзәл Гайнетдинов, Раяз Маликов, Данияр Ярмиевның исемнәрен дә остаз Олег Витальевич мактап телгә алды.
                      Бәйгенең иганәчесе Маркос Микаелян балаларны йөзү техникасына өйрәтүче тренерларга олы рәхмәтен белдерде. Йөзү сыйныфында шөгыльләнүче укучыларның әти-әниләренә киләчәктә бергәләп мондый бәйгеләрне ешрак үткәрү турында тәкъдим итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев