Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ярышта Актаныш кыз-малайларына тиңнәр булмады (+ФОТОЛАР)

Шахмат спортының күренекле шәхесе - милләттәшебез Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә Актаныш шахмат мәктәбендә 22 апрель көнне республикабыз авылларында яшәүче укучылар һәм зурлар арасында Татарстан чемпионаты узды. Инде 7 мәртәбә оештырылучы бәйгегә Балтач, Кукмара, Мамдыш, Саба, Сарман, Минзәлә, Мөслим районнарыннан шахматсөярләр чакырылган иде. Бәйгедә катнашучы командалар саны көтелгәннән азрак - Актаныш, Мөслим...

Шахмат спортының күренекле шәхесе - милләттәшебез Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә Актаныш шахмат мәктәбендә 22 апрель көнне республикабыз авылларында яшәүче укучылар һәм зурлар арасында Татарстан чемпионаты узды.

Инде 7 мәртәбә оештырылучы бәйгегә Балтач, Кукмара, Мамдыш, Саба, Сарман, Минзәлә, Мөслим районнарыннан шахматсөярләр чакырылган иде. Бәйгедә катнашучы командалар саны көтелгәннән азрак - Актаныш, Мөслим һәм Минзәлә шахматчыларыннан 15 команда катнашты.

Урыннар командалар арасында да, такталар буенча шәхси беренчелектә дә чыгарылды.

Бәйгедә Актаныш кыз-малайларына тиңнәр булмады, өч призлы урынны да алар алды: Мансур Закирҗанов, Әмир Акмалов, Зәйнәп Рахманова составындагы команда - 1, Роза Гыймазова, Ислам Тимиров, Динислам Нурлыев, Рәмилә Әмирхановалар командасы - 2, Илзир Саматов, Булат Төхбәтуллин, Данияр Латыйпов, Ангелина Шайгалләмовалар командасы 3 урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев