Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Радио хезмәткәрләре

Илназ Наил улы Хөҗҗәтов 1977 елның 6 июлендә Аккүз авылында туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын ул 1999 елда Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем укытучысы булып башлый. 2001-2002 уку елында - Уразай урта мәктәбе директоры. 2002 елдан кабат Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара, ә...

Илназ Наил улы Хөҗҗәтов
1977 елның 6 июлендә Аккүз авылында туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын ул 1999 елда Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем укытучысы булып башлый. 2001-2002 уку елында - Уразай урта мәктәбе директоры. 2002 елдан кабат Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара, ә 2006 елдан шул ук мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкара.
Тормыш иптәше Гөлназ белән 2 кыз, 1 ул үстерәләр.

Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы

Радиотапшырулар буенча директор урынбасары КДУын тәмамлаган, югары филологик белемле.

Мөхәррияттә 2006 елның апреленнән эшли. Хәзерге вазыйфасында 2008 елның 4 нче маеннан башкара.

Тел. 3-11-22.


Рәшитова Фәния Шамил кызы.

1975 елның 14 августында Актаныш районы Киров авылында туа. 1997 елда КДУның татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын тәмамлап, филолог белгечлеге ала. 2003 елга кадәр Казан шәһәрендә "Шәһри Казан" республика газетасында эшли. 2003 елдан Актаныш районының "Актаныш- FM" радиостанциясендә диктор-корреспондент булып хезмәт куя.


Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызы.

1977 елда Актанышта дөньга килгән. Чуракай урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетына татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 1999 елда аннан филолог һәм төрек теле укытучысы дигән белгечлек алып чыга. 1999 елдан "Шәһри Казан" республика газетасында журналист булып эшли башлый, хезмәт юлын Актанышка кайтып, 2000 елдан "Актаныш ТВ" теле-радиокомпаниясендә диктор буларак дәвам итә. 2004 елдан кабат Актанышта, Актаныш - FM радиосында диктор-корреспондент. Девизы "Булгач, булсын инде ул, диеп эшләргә, яшәргә кирәк!"


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев