Кышкылыкка тәмле дөгеле салат
Кышкы көннәрдә бу салатны үзен генә ашарга да бик тәмле. Балалар аны икмәккә ягып ашарга ярата.
Кышкылыкка бу тәмле дә, туклыклы да булган салатны әзерләү өчен:
- 3,5 килограмм помидор,
- 1 килограмм кишер,
- 1 килограмм суган,
- 0,5 килограмм татлы борыч (булмаса да ярый),
- ярты стакан үсемлек мае,
- бер баш сарымсак,
- тәменчә тоз,
- 3 аш кашыгы аш серкәсе,
- 5-6 түгәрәк кара борыч кирәк.
Яшелчәләрне чистартып, турап, иттарткыч яисә комбайн аша үткәрәбез. Вак кына турарга да мөмкин.
Аннан барлык тәмләткечләрне, тоз салып, 40 минут кайнатабыз. Хәзер инде яхшылап юылган дөгене кушып, янә ярты сәгать пешерәбез. Әзер булырга 5-10 минут калгач, аш серкәсе салабыз. Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач каплыйбыз һәм төреп куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев