Балаларның ялы һәм иминлеге — һәрвакыт игътибар үзәгендә
Актаныш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова белән балаларның ялын оештыру, мәктәпләргә кабул итү тәртибе һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау мәсьәләләре буенча әңгәмә кордык.
— Раниза Митьяновна, җәйге ял кампаниясенә йомгак ясап, районда балаларның һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту ничек оештырылуы турында сөйләп үтсәгез иде.
— Районда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту системалы рәвештә алып барыла. Сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 799 бала колачлады. Билгеләнгән квоталар нигезендә 17 бала — махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән, 10 бала авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән — бушлай юлламалар белән тәэмин ителде.
— Алдагы елга бу юнәлештә нинди планнар каралган? Өстәмә ярдәм чаралары булырмы?
— 2026 елда «Бүләк» лагеренда социаль куркыныч хәлдәге һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән 10 балага, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 10 балага бушлай ял оештырылды.
Бүгенге көндә әлеге категориядәге балаларның ялын оештыруга ихтыяҗ арта бара. Шуңа күрә, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 25 октябрендәге «Балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтлеген ныгытуны оештыру турында»гы карары нигезендә, җирле бюджеттан өстәмә финанслау бүлеп бирү карары кабул ителде.
Әлеге карар нигезендә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә, авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә, шулай ук профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнарга каникул чорында райондагы һәм мәктәп яны лагерьларына бушлай юлламалар алу хокукы өстенлекле тәртиптә бирелә.
Мәктәпләргә һәм бакчаларга кабул итү: ачыклык һәм гаделлек
— Балаларны мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына кабул итү тәртибе ничек оештырылган? Коррупциягә юл куймау өчен нинди чаралар күрелә?
— Районның гомуми белем бирү оешмаларына укучыларны кабул итү гамәлдәге законнарга һәм территориаль беркетү принцибына нигезләнеп башкарыла. Мәгариф бүлегенең рәсми сайтында 1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга кабул итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кабул итү дә административ регламент һәм территориаль принцип нигезендә гамәлгә ашырыла. Уку елы йомгаклары буенча коррупция күренешләре буенча мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр кермәде.
Сәламәт яшьләр — районның киләчәге
— Укучылар арасында зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау юнәлешендә нинди эш алып барыла?
— Районда яшүсмерләр һәм яшьләр арасында психоактив матдәләрне законсыз куллануны кисәтү максатыннан, ведомствоара системалы эш оештырылган. Гомуми белем бирү оешмаларында 7–11 сыйныф укучылары арасында ел саен социаль-психологик тест үткәрелә. 2025–2026 уку елында 13 яшьтән өлкәнрәк 1458 укучы әлеге тестны узды.
Тест үткәрү ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) язмача ризалыгы нигезендә генә гамәлгә ашырыла, баш тарту очраклары теркәлмәде.
— Медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек ничек алып барыла?
— Актаныш үзәк район хастаханәсе тарафыннан укучылар һәм студентлар арасында профилактик наркологик тикшерүләр даими үткәрелә. Бу чаралар наркотик матдәләр куллану очракларын иртә ачыклау максатын күз алдында тота. Агымдагы уку елында 50 укучы тикшеренү узды.
Моннан тыш, белем бирү оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре базасында ата-аналарның игътибарын арттыруга, яшүсмерләрнең тәртибендәге үзгәрешләргә вакытында реакция ясауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
— Олылар арасында да бу юнәлештә эш алып барыла дип беләбез…
— Әйе, 2025 елда районда алкоголь куллануга бәйле проблемаларны ачыклау һәм профилактикалау буенча зур эш башкарылды. Районның наркологик паспорты төзелде.
Муниципаль район җитәкчелеге, медицина учреждениеләре белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында әлеге исемлеккә кертелгән гражданнар белән дәвалау һәм профилактика чаралары үткәрелә. Психиатр-наркологлар, участок терапевтлары, гомуми практика табиблары һәм фельдшерлар тарафыннан планлы эш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев