Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Үзебезнең журналистлар булдыра!

«Актаныш-информ»ның СММ-белгече «Добро в эфире» конкурсында җиңде

Әле генә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Хезмәттәшебез, «Актаныш-информ»ның СММ-белгече Юлай Низаевның конкурс эше «Добро в эфире» республика бәйгесендә «Иң яхшы видеоролик» исеменә лаек булган.

Иҗатташ дустыбызны чын күңелдән матур уңышлары белән котлыйбыз. 

"Добро в эфире" конкурсы әле берничә ел элек кенә барлыкка килде. Конкурска хәйриячелек, волонтерлык, махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм темасына видео һәм публикацияләр кабул ителде. Юлай Азамат улы да әлеге тематикага караган видеоязмаларын юллаган иде. 

«Актаныш-информ» СММ-белгеченең материаллары конкурсның кырыс таләпле жюрие тарафыннан лаеклы бәяләнә. Казанда, 13 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта конкурс финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында ТР Яшьләр эшләре министры Р. Садыйков, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А. Сәлимгәрәев, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары И. Миргалимов, "Добро" ММЧ баш мөхәррире А.Караханян катнашты.

Юлай Азамат улын зур уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә халыкны җәлеп итә торган видеоязмаларың, иҗат эшләрең белән "Актаныш-информ" челтәрләрен баетып тор. Сиңа сәламәтлек, саулык һәм ак юллар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев