Бүген төнге ике сәгатьтә Чаллы шәһәрендә куркыныч авария булган.
Чаллыда, «Тулпар» сәүдә йортына барып җитәрәк, «ОКА» кече литражлы машина йөртүчесе кюветка оча. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль руле артында булган ир-ат шунда һәлак булды", - дип сөйли фаҗига шаһитлары.
Нет комментариев