Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

29 апрель — Халыкара бию көне!

Барлык Актаныш биючеләрен бәйрәм белән котлыйбыз! Әлеге бәйрәм 1982 елдан ЮНЕСКО Халыкара бию берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Бәйрәмнең төп идеясе – биюнең барлык юнәлешләрен бердәм сәнгать формасы итеп берләштерү. Ә Бию көне кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына бердәм бию теле аша берләштерү булып тора.

Актаныш халкын бишектән төшкәч үк бии башлый, дип әйтәләр. Электән үк районыбызда сәнгатькә, аеруча бию сәнгатенә игътибар зур булды. Шуның нәтиҗәсендә «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле барлыкка килде, элеккеге традицияләребез заманча аһәңнәр белән баетылып хәзер бар татар дөньясына тәкъдим ителә.  
Бие әйдә, бие әйдә,
Аякларың талмасын!
Талса, талсын аякларың,
Үкенечкә калмасын!

Фотоларда «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев