31- Әнәктә әнә шундый исемдәге фитнес-зал ачылды
Әнәктә, күрше-тирә авылларда төпләнүче яшьләр елдан-ел арта. Нәкъ менә аларның теләген искә алып, Шәүкәт Фәрдиев җитәкчелегендәге «Аманат» фонды Әнәк җәмәгать үзәгендә фитнес-зал төзеде. Аның исеме бик үзенчәлекле- «31» дип атала. Сәламәтлек залы бүген Татарстан республикасы көнендә беренче кунакларны кабул итте.
Фитнес-залның исемен тарихи яктан, ата-бабалар истәлеген мәңгеләштереп сайлаганнар. Әнәк авылы 19 гасырда Уфа губернасы Минзәлә өязенә кергән. Минзәлә белән Әнәк арасы 31 чакрым исәпләнгән. бу юлны ата-бабалар җәяү, я булмаса, атта узганнар. Кышкы салкыннар да, карлы яңгырлар да, аларны туктатмаган. Шуңа да 31 саны Әнәк авылы халкы өчен үзенә бер ныклык, көч символы. 
Менә шундый үзенчәлекле исемле фитнес-залны Актаныш район мәдәният сарае коллективы театральләштерелгән тамаша белән башлап җибәрде. Басуда иген иккән, фермаларда терлек караган, башка эшчәнлек алып баручы авыл кешесенә кичләрен эштән ял итәргә, сәламәтлеген формада тотарга бик тә кирәкле саулык үзәге булыр бу. Залның үз эмблемасы бар, ул тулысынча аның максатын ача. 
«Сетевая компания» генераль директоры, якташыбыз Илшат Фәрдиев туган авылының үсеше өчен җанын фида кылучы шәхес.
Әгәр ихтыяҗ бар икән, Әнәктә кафе ачабыз, кирәксә фитнес-зал төзибез. Бу залны да халык өчен, шушында олысы-кечесе сәламәтлеген ныгытсын өчен төзедек. Бәясе дә бик юнь, көнлек шөгыльләнү 42 сумга төшә. Бик яхшы тренер билгеләдек- Түбән Камадан кайткан, якташыбыз Азат Хаков бик күп чемпионнар тәрбияләгән остаз. Биредә дә ул зур уңышларга ирешер, -диде Илшат Шәех улы.

Татарстан Республикасы мөфтие, джиу-джитсу буенча чемпион Камил Сәмигуллин фитнес-залдагы мөмкинлекләргә югары бәя бирде. Чыннан ди җиһазланышы залның искиткеч, биредә 21 төрле тренажер куелган. Димәк, берьюлы 21 кеше шөгыльләнә ала.

«Аманат» фондына саллы өлеш кертүче Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфикъ Хөсәенов, хуҗалыкта эшләүчеләргә без Әнәктәге кебек бик яхшы яшәү шартлары тудырырга тиеш, дип соклану хисләрен белдерде.
Әгәр шушында ял итеп кеше эшкә килә икән, аның эшкә сәләтлелеге дә югары була,- – диде тәҗрибәле җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев