«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары китапларын махсус хәрби операциягә озатты
«Актаныш таңнары» мөхәррияте каршында җәмәгатьчелек тәртибендә эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче иҗат әһелләре илебездә барган барлык вакыйгалардан хәбәрдар. Чираттагы берләшмә утырышында алар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга китапларын яу кырына озатты.
«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенә йөрүче районыбызның иҗат әһелләре илебездә барган барлык вакыйгалардан хәбәрдар. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга төрлечә булышырга тырышалар. Август аенда «Без бергә» хәйрия фондына акчалата ярдәм тапшырдылар. Бу акчалар- «Казан утлары» журналында басылып чыккан шигырьләре өчен түләнгән гонорарның бер өлеше иде. Әнә шулай каләм хакын да яу кырындагы егетләр белән бүлешә алар.
Бу юлы исә сугышчыларны рухи яктан баету, җиңүгә рухландыру, туган як сәламнәрен алар үзләренең китаплары аша юлларга теләделәр. Актаныш иҗатчыларының төрле елларда басылган татарча шигырь китапларын тиздән махсус хәрби операция зонасында да күрергә мөмкин булачак.
«Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Лилия Шәйгәрданова үзе бу хакта болай ди:
- Китапларыбызны махсус хәрби операциягә җибәргәнебез бар иде. Бу юлы электән әлеге акциягә кушыла алмаган авторлар да өстәлде. барысы егермеләп китабыбызны тапшырабыз. Шагыйрьләребез моңа өстәп, солдатларга багышлап хатлар язды, махсус шигырьләр иҗат итте.
Якташларыбыз Җиңү белән, исән-сау туган ягыбызга кайтсыннар! Тизрәк тынычлык урнашсын!
Бу очрашуда «Агыйдел дулкыннары» әгъзалары үзләренең элеккеге каләмдәшләре Глүс Сабировны искә алдылар. Әгәр исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде. Глүс абый хезмәт юлын хәзерге «Актаныш таңнары», элеккеге «Колхоз ударнигы» газетасында моторист булып башлаган. Гомер буе иҗат иткән, «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсен җитәкләгән һәм редакциядә әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Очрашуда Глүс абыйның хатыны һәм туганнары да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев