Актаныш лачыннарын Сабантуй халкы ил сагына озатты
Актаныш районыннан 6 егетебез июнь аенда Ватаныбыз алдындагы изге бурычын үтәргә китә.
Актаныштан Данил Гайсин, Югары Яхшыйдан Денис Газизов, Илчебайдан Хәйдәр Гаттаров, Татар Ямалысыннан Фидан Варин, Мәсәдедән Айдар Зариповны бар район халкы изге теләкләр теләп Сабантуй мәйданыннан армия сафларына озатты. Әфган, Чечня сугышы ветераннары белән үзәк сәхнәдә чыгыш ясадылар, туган илебезгә тугры булып, матур итеп хезмәт итәргә, Актанышыбызга исән-сау кайтырга ант бирде алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев