Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» хезмәткәрләрен матбугат көне белән котлады

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» хезмәткәрләрен матбугат көне белән котлады.

19 май- Татарстан Республикасы Матбугаты көне иде. Әлеге уңайдан бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» хезмәткәрләрен матбугат көне белән котлады.

- Районыбыздагы матбугат чаралары- «Актаныш таңнары» газетасы, радио һәм телевидение халык белән хакимият арасын тоташтыручы, элемтә булдыручы мәгълүмат чарасы.  Сезгә, авыр сугыш елларында хезмәт куйган матбугат ветераннарына хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Бергәләп, матур итеп, яхшы мәгълүматлар гына җиткереп, укучылардан, тыңлаучылардан рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшләргә язсын!- диде Ленар Зарипов

«Актаныш-информ» җитәкчесенең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтовага, «Актаныш таңнары» газетасының баш мөхәррир урынбасары Филиза Гомәровага, «Актаныш» радиосының диктор-корреспонденты Фәния Рәшитовага Ленар Рафак улы үзенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова матбугат хезмәткәрләренә заманның катлаулы таләпләр куюын әйтте. Ялгыш киткән бер сүз, бер өтер кешенең язмышын үзгәртергә мөмкин.

Быелгы җаваплы елда- Ватанны саклаучылар, Сайлаулар һәм Бөек Җиңүнең юбилей елында бу чараларны дөрес һәм матур итеп, укучы күңеленә үтеп керерлек итеп уздыру, аны яктырту безнең бурыч. Оешкан коллектив булып, бергәләп эшлисез. Сезгә гаиләгездә, эшегездә уңышлар, үзегезгә нык сәламәтлек телим,- диде Дилбәр Миркасыйм кызы.

Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев