Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Бүген «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык бәйрәме уза

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара уза.

                  Юбилей кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, Татарстан инкассация идарәсе җитәкчесе, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков катнаша. 90 еллык бай тарихка ия газетабыз мөхәрриятендә хезмәт куйган ветераннар, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешма-предприятиеләр, авыл җирлеге башлыклары һәм башка кунаклар да чакырылган иде.

                  90 еллык үткәне булган кадерле газетабыз илебез тарихы белән нык бәйле. Актаныш районының иҗтимагый- сәяси газетасының беренче саны «Колхоз ударнигы» исеме белән 1932 елның август аенда нәшер ителә. 1965–1997 елларда ул «Игенче даны» буларак райондашларыбызның кулына барып керде. 1988 елдан әлеге көнгә кадәр район басмасы «Актаныш таңнары» атамасын йөртә.

                Бүгенге чарада район газетасының халык тормышында тирән эз калдыруын Әлфия Авзалова исемендәге район  мәдәният сараеның артистлары ачык сәхнәләштерде. Марат Әхмәтов район газетасының әһәмиятенең никадәр зур икәнлеген билгеләп узды. Шулай ук видеоязмада да газетаның тарихы, үткәне, бүгенгесе күрсәтелде.  Чара барышында "Актаныш-информ" хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырылды. 

          Игътибарыгызга- тәүге фотомизгелләр. Әле тантана дәвам итә, тулы репортаж соңрак булачак. Безне күзәтеп барыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев