Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Актанышка Төмәннән турист милләттәшләребез килде

Актаныш- аккошлар иле. Актаныш элек-электән бары саф татарча сөйләшеп, гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче төбәк буларак дан казанды. Туристларны да әнә шул ягы белән үзенә җәлеп итә ул. Бүген Төмән өлкәсеннән килгән милләттәшләребез Актанышның иң гүзәл, тарихи кыйммәткә ия урыннары белән таныша.

Төмән өлкәсендәге актив милләттәшебез, татар яшьләре "Яшь буын" оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәтәре, «Амин-Тур» туристлык фирмасы җитәкчесе Фәрид Корманов һәр җәйне өлкәдә яшәүче татарларны берләштереп Татарстанга экскурсиягә алып килә.

Бу юлы да Фәрид Зәки улы  әлеге традициягә тугры калган, унбер кешелек команда белән ерак сәфәргә чыккан. Кунакларны «Яшьлек» яшьләр үзәге җитәкчесе Ализа Хурамшина каршылады:

- Төмәннән килгән милләттәшләребезгә Актанышның барлык матурлыгын, яңарышын күрсәтәсебез килә. Сәяхәтебезне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеннан башладык. Хәзер менә «Туган як» музеена килдек. «Актаныш басмалары" ял паркында, бар дөньяга танылган, данлыклы якташыбыз, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәктә булачакбыз. "Бабайда кунакта" музее да кунакларыбызга онытылмаслык тәэсирләр калдырыр, – ди Ализа Хурамшина.

Төмән өлкәсеннән килүчеләр безнең белән дә, үзара да бары татарча аралаша. Янтык авылында балалар бакчасында эшләүче Тәнзилә Хәмитова һәр җәйдә гаиләсе белән Россия буенча экскурсиягә чыга. Бу юлы ул туганнары белән Фәрит Корманов оештырган Татарстанга сәяхәтне сайлаган.

- Күптәннән Татарстанга барасым килә иде. Быел хыялым чынга ашты. Юлга абыем, аның хатыны, аларның кызы белән чыктык, тагын бер төркем юлдашларыбыз Вагайский районыннан. Казанга барышлый Актанышны да күреп китәбез, -ди Тәнзилә.

Зилә Хәмәтнурова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев