Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Актанышлылар Ташкентка Үзәк Азия Сабантуен уздырырга юлга чыга

25 майда Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендәҮзәк Азия Сабантуе узачак. Шәһәрнең Central Park мәйданында булачак зур чараны оештыруда Татарстан Республикасы вәкиле буларак Актаныш районы делегациясе дә катнаша.

Бүген Актаныш районы делегациясе олы юлга чыгарга әзерләнә.

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, районыбызның мәдәният, мәгариф , балалар сәнгать мәктәбе, китапханә хезмәткәрләре- барысы 56 райондашыбыз татар халкының иң матур, барлык гореф-гадәтләрен саклаучы бәйрәмен Урта Азиядә яшәүче милләттәшләребезнең күңеленә кереп калырлык итеп оештыруда үзеннән зур өлеш кертәчәк. 

Ерак сәфәрләрегез хәерле, юлларыгыз уң булсын, хөрмәтле райондашларыбыз! Актанышның мәдәниятен, сәнгатен ерак-еракларга танытып, исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз.

Фотолар 2024 елгы Актаныш Сабантуеныкы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев