Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

«Аманат» хәйрия фондының максаты Татарстан Конституциясенекенә тәңгәл

Бүген Әнәк авылында тантаналы төстә «Аманат» хәйрия фонды ачылды. Бәйрәм чарасы Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган фильмны күрсәтүдән башланды. Райондашларыбыз бу фильмны караганда үзләренең бик тә тарихи чорда яшәүләрен, республикабызның никадәр авырлыкларны җиңеп суверенлык алуын һәм Конституция кабул итүнең зур казанышларга нигез булуын аңлап -тоеп, горурланып утырды.

"Аманат" хәйрия фондының максаты Татарстан Конституциясендәге сүзләр белән тәңгәл килә: гаилә кыйммәтләрен, милли-мәдәни традицияләребезне, тарихи хәтерне, милли мирасны саклау, буыннан-буынга тапшыру. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев фонд тарафыннан башкарылган хәйрия эшчәнлегенә югары бәяләмәсен биреп, мактаулы хезмәтчәннәрне бүләкләде. Шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган батырлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. Россиянең, Татарстанның көчле дәүләт икәнлеге турында сөйләде, җиңү безнең якта булачак, диде. 

2022 елда барлыкка килгән фондны оештыручы Шәүкәт Фәрдиев, директор Венера Габдулхаева залга җыелганнарны фонд эшчәнлеге белән тулырак таныштырдылар.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Татарстан Конституциясе көне белән котлады, бүгенге уңышларыбызның юл башында торган Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, шулай ук игелекле меценат, «Аманат» фондының югары ошмасы- Совет җитәкчесе, «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиевкә олы рәхмәтләрен җиткерде.Бик күп райондашларыбызга, якташларыбызга, Актанышның, Әнәк авылының социаль-икътисади тормышында актив катнашкан, туган җиребез үсеше өчен фидакарь хезмәт куйган уңганнарга республика министрлыклары һәм ведомстволарының, район башлыгының Мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев