Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Әни- иң кадерле зат!

Бүген Россиякүләм Әниләр көне уңаеннан «Актаныш-информ» тарафыннан игълан ителгән «Әни- иң кадерле зат» иҗади конкурсына йомгак ясалды.

  «Актаныш таңнары» газетасы Әниләр көне уңаеннан «Әни-иң кадерле зат» исемле иҗади конкурс игълан иткән иде. Бүген әлеге конкурска йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ» үзәге җитәкчесе Айнур Гыймадиев җиңүчеләрне тәбрикләп, бәйгегә нәтиҗә ясады. Әниләренә изге теләкләр багышлап иҗат иткән язмаларның һәрберсе мактауга лаек.

Бәйгегә барысы 23 эш килде. Шуларның 8е зурлардан, 15е- укучылардан. Эшләрнең барысы да әниләргә булган хөрмәт, җылы хисләр чагыла. Без һәрберсен укып, гадел бәя бирергә тырыштык. Киләчәктә дә дөньядагы иң кадерле кешеләребезне хөрмәтләп, аларга игелек кенә кылып яшәргә язсын! - диде Айнур Рәсим улы.

Җиңүчеләрнең һәрберсе – Иске Кормаштан Гөлсәрия Нәгыймова, Чәчердән Гөлназ Муллагалиева, Ирмәш авылыннан Гөлназ Имамова, укучылар арасыннан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Әдилә Исламова, Әҗәкүл башлангыч мәктәбеннән Азиз Джурабеков, Такталачык мәктәбеннән Артур Шәйхетдиновның язмалары иң яхшысы дип табылды. Аларга мактау кәгазе һәм үзләренең язмалары басылган «Актаныш таңнары» газетасының бүгенге саны белән Актаныш чәкчәге тапшырылды.

Эшмәкәр, бәйгебезнең иганәчесе Актаныш икмәк комбинаты директоры Айгөл Гыйздәтуллинага форсаттан файдаланып зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кунакларыбыз бездән яхшы кәеф белән таралдылар. Редакция коллективының иң кадерле, газиз кешеләренә газета битләрендә чыккан язмалары аша олы бүләк ясауларын әйттеләр. Киләчәктә дә «Актаныш таңнары» газетасына тугры калырга вәгъдә бирделәр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев