Бүген Актаныш районы Кояшлы Ташкент халкына чын Сабантуй бүләк итте
Бүген Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабан туе узды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яраткан бәйрәмебезне оештыруда катнашкан райондашларыбызга һәм милләттәшләребезгә рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Василий Гаязовичка бәйрәмне оештыруда бәяләп бетергесез ярдәм итүе һәм шәхсән катнашуы өчен аерым рәхмәт белдерәм. Аның милли традицияләрне саклауга һәм үстерүгә игътибары үз халкына тугрылыкның ачык мисалы булып тора.
Татар иҗтимагый-агарту үзәгенә һәм Үзбәкстанда яшәүче якташларыбызга рәхмәт белдерәм. Аларның туган мәдәниятләренә булган мәхәббәте һәм Сабантуйны оештыруда актив катнашуы аның уңышына нигез булды.
Әлбәттә, "Агыйдел" дәүләт ансамбленә һәм Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Аларның таланты һәм фидакарьлеге тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте һәм Сабантуй рухын тулысынча тоярга мөмкинлек бирде.
Бу бәйрәм күңел ачу чарасы гына түгел, ул Милләтләр бердәмлегенең көчле символы, бер-береңнең мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтү. Ташкенттагы Азия Сабантуе сәнгатьнең һәм мәдәниятнең чикләрне белмәвен һәм төрле милләт кешеләрен берләштерә алуын тагын бер кат исбатлады. Ышанам ки, бу бәйрәм матур традициягә әвереләчәк һәм ел саен меңләгән кунаклар җыячак, халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытачак.
Руслан Усманов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев