Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

«Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык бәйрәменнән безнең репортаж

«Актаныш таңнары» газетасының 90 еллыгы уңаеннан тантаналы чара уза.

               Җирлегебез көчен, ныклыгын, матурлыгын, нигезен тәшкил иткән  хак динебез, мәгариф, мәдәният, тарих, авыл хуҗалыгы, төзелеш – шушы тармакларны инде 90 ел дәвамында районыбыз газетасы бөтен яклары белән чагылдырып бара. Һәр көн, һәр мизгел тарихка кадерле ядкарь булып өстәлә. Шушы көннәрнең вакыйгалары, халык тормышы, фикере, нинди уй-гавам белән яшәүләре үткен каләмле, бай мәгълүматлы, тәҗрибәле журналистлар, актив хәбәрчеләр тарафыннан район тарихына теркәлә. Район газетасы Актанышыбызның тарихын теркәп баручы елъязма ул.

                 Шулай ук, Актаныш радиосы, телевидениесе, интернет сәхифәләрендә тормышыбыз уч төбендәге кебек чагылыш таба. Видесюжетлар, документаль фильмнар; күренекле кешеләр, кызыклы шәхесләр катнашында алып барылган радиотапшырулар халык күңелен яулый. Шушы дүрт тармакны берләштерүче “Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге” коллективы башкарган әлеге колачлы эшләрдә без үзебезнең үткәнебезне, бүгенгебезне, киләчәгебезне күрәбез.

                Бүген “Актаныш таңнары” газетасы олы юбилеена үзенең укучыларын, хәбәрчеләрен, дусларын җыйды.  Актаныш муниципаль районы башлыгы  Ленар Рафак улы Зарипов "Актаныш таңнары" коллективын 90 еллык юбилей уңаеннан котлап изге теләкләрен җиткерде.

               Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары -Марат Готыф улы Әхмәтов "Актаныш таңнары" эшчәнлегенә зур бәя бирде.

             Мөхтәрәм кунаклар “Актаныш таңнары” газетасы корреспонденты  Хәсәнова Рүзилә Рифкат кызына һәм “Актаныш таңнары” газетасының җаваплы мөхәррире Гомәрова Филиза Вәсим кызына  ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырдылар. "Актаныш- информ" коллективы һәм Актаныш телевидениесе  корреспонденты Солтанова Альбина Актаныш муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатына лаек булдылар. 

              “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев районыбыз җитәкчелегенең матбугат хезмәтенә күрсәткән олы ярдәмен билгеләп үтте. Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповны “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Республика агентлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләде. "Актаныш- информ" филиалы коллективы  “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Республика агентлыгының рәхмәт хатына, ә хисапчы - бухгалтер Резеда Шәмсегалиева агентлыкның Мактау кәгазенә ия булдылар.  Радиотапшырулар буенча директор урынбасары Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы һәм телевидение тапшырулары буенча директор урынбасары - Салахова Регина Рафаэль кызы ТР Журналистлар союзының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

           “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков бәйрәм теләкләрен юллаганда райондагы радиосы тәүлек дәвамында эшлату бурычын куйдым, инде моңа әзерлек башланды. Радиога кыймматле аппаратуралар кайтарылды.

             Авыл җирлекләрендәге почта хезмәткәрләре халык белән турыдан - туры эшләүчеләр. Шамил Мөхәммәт улы “Актаныш таңнары” газетасына ярты елга яздыруны арттырып үтәгән Усы авылы җирлеге хат ташучысы Финәрия Илдархановага (план үтәлеше 166 %) , Яңа Әлем авыл җирлеге хат ташучысы Розалия Сафинага (план үтәлеше 160 %,   , 
Чалманарат авыл җирлеге хат ташучысы Гөлфинә Кашаповага (план үтәлеше 142 %) “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең  Мактау грамотасы белән хезмәтләрен хөрмәтләде.   

             Татарстан Республикасы   инкассация идарәсе җитәкчесе, Казан шәһәрендәге Актаныш якташлар берләшмәсе җитәкчесе Вәсим Хуҗаҗан улы Вахитов "Актаныш-информ"ның якын дусты. Бүгенге чарага ул зур бүләкләр белән кайткан. Актаныш муниципаль районы якташлар җәмгыятенең Мактау грамотасы белән радио корреспонденты Рәшитова Фәния Шамил кызына, Актаныш телевидениесе операторы  Марат Нәкыйп улы Сарраховка, “Актаныш-информ” сайты веб -мөхәррире Газизова Ләйсән Гөлүс кызына Актаныш муниципаль районы якташлар җәмгыятенең Мактау грамотасын тапшырды. 

           Безнең коллективыбызны хөрмәтләп, 90 еллык юбилей бәйрәме белән котларга республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан якташ язучыларыбыз, "ТАТМЕДИА" АҖ филиаллары җитәкчеләре, ветераннарыбыз, авыл җирлеге башлыклары да килде. Аларның һәммәсе җирле басма, "Актаныш-информ"ның башка тармаклары турында җылы фикерләрен белдерделәр, эшебездә уңышлар теләделәр.

Тантана бәйрәм табын янында тамамланды.

 

  

          

 

 

 

 


     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев