Фәһимә һәм Рәфит Шәйгәрдановлар Татарстан Республикасы рәисе һәм аның хатынының тантнаналы кабул итүендә катнаша
Бүген Татарстан Республикасы көне алдыннан республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова күптәнге күркәм традиция буенча Татарстанның барлык районнарыннан үрнәк гаиләләр белән очраша. Быел әлеге тантанада Актаныш районыннан Фәһимә һәм Рафит Шәйгәрдановлар катнаша.
Бу пар-җәмгыятькә, бер-береңә һәм гаиләңә хезмәт итүнең чын үрнәге. Фәһимә Зиннур кызы актанышлыларга талантлы һәм тәҗрибәле педагог буларак яхшы таныш. 2011 елдан ул район ЗАГС бүлегенең «Гаилә мәктәбе» проектында алыштыргысыз спикер булып тора. Мәктәп укучылары белән ныклы һәм бәхетле гаилә берлеге булдыру серләре белән уртаклаша, үзенең кыйммәтле киңәшләре белән акыллы психолог буларак үсеп килүче буынны киләчәк гаилә тормышына әзерли.
Рафит Моразапович гомере буе район халкының сәламәтлеген саклауда намуслы хезмәтен куйды. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән елларын Актаныш санитария-эпидемиология станциясен җитәкләүгә багышлады, соңрак ТР Мәҗбүри медицина иминияте фондының Актаныш филиалын җитәкләде.
Алар бергәләп уңышлы карьера гына төзеп калмыйча, ныклы, тату гаилә корып, искиткеч балалар – уллары Искәндәр һәм кызлары Сөмбелне тәрбияләп үстерделәр. Бүген аларның иң яхшы гаилә традицияләрен үзләштергән балалары туган ягыбызда яшиләр һәм эшлиләр, аның үсешенә үз өлешләрен кертәләр.
Шәйгәрдановлар гаиләсе- гаиләдәге гармония, үзара ярдәмләшү һәм үз эшеңә тугрылык шәхси бәхет һәм зур һөнәри танылу өчен нигез булып торуның ачык мисалы. Фәһимә Зиннур кызын һәм Рафит Моразаповичны бу олы хөрмәткә лаек булулары белән котлыйбыз һәм алга таба да гаилә тормышының чәчәк атуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев