Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Ярминкәгә рәхим итегез: Актанышта Халыклар бердәмлеге көненә багышланган сәүдә бәйрәме уза

Дөньяларыбыз мул, өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып торса да, халкыбызның матур традицияләребезне саклап районыбызда ел саен уңышлар җыеп алынгач, ярминкәләр оештыру дәвам итә.

Бүген дә районыбыз хуҗалыклары, крестьян-фермерлык берләшмәләре, шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен Актанышта, авылларыбызда, туган ягыбызга бәйрәм ялларына кунакка кайткан якташларыбызга тәкъдим итте. 

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты янындагы мәйдан ерактан ук үзенә чакырып тора, биредә сәнгать әһелләребез ярминкә кунакларына бәйрәм концерты куя, матур җырларның барысы да  туган ягыбызга, аның табигатенә, хезмәт сөючән кешеләренә багышланган.

Ә ярминкәдә җаның ни тели-шул бар. Хуҗалыклар Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ярминкәгә 14  ит түшкәсе алып килгәннәр.

Сатып алучыларның теләге буенча кирәгенчә бүлгәләп, кисеп бирәләр. Кош итләренең дә ассортименты бай. Ә Яңа ел бәйрәме алдыннан махсус ит ярминкәсе оештыру күздә тотыла. 

Базар яны юлында күрше-тирә калалардан килгән сәүдәгәрләр кием-салым белән сату итте. Арырак Кукмара киез итекләренең дә төрлесен табарга була. 

Менә шундый муллык чорына безнең республикабызны, илебезне халыклар дуслыгы, халыклар бердәмлеге алып килде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район җитәкчеләре белән ярминкә барышы белән танышып чыкканнан соң халкыбызны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. 

Хәрби комиссариат янындагы машина кую мәйданына үзебезнең хуҗалыкларның кырларында игелгән икмәк, бөртекле культуралар капчыкларда хуҗаларын көтеп тора.  Биредән иртәннән үк халык өзелмәде, бодай, арпа, борчак, җитен, горчица кебек авыл хуҗалыгы культураларын кирәгенчә юнәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев