Җиңү килде җирне нурга күмеп, шатлык белән күзне чылатып...
Бүген, 9 майда Актаныш Бөек Җиңүнең 81 еллыгын тантаналы төстә каршылады.
9 май, Җиңү бәйрәмен Актаныш районы халкы көтеп ала. Чөнки районыбызда, илебездәге кебек 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаган батыр ата-бабаларыбызны искә алу көне,аларны данлау, рәхмәт белдерү көне!
Бүген Актаныш тыныч тормышыбыз өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлый. Миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны саклау изге бурычыбыз булып кала бирә, райондашларыбыз неонацизмга каршы көрәшә, 1941-1945 нче елларда ата-бабаларыбыз күрсәткән батырлык үрнәкләрен кабатлый.

Россия, Татарстан һәм Җиңү байраклары белән бизәлгән машиналар парады Актаныш урамнары буенча уздылар. Алар белән районның хәрби гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр төркемнәре һәм авыл җирлекләре башлыклары идарә итте.
Мәйдандагы парадка исә беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе курсантлары керде, алар артыннан гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, технология техникумы студентлары, Әфганстандагы һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар строй адымы белән узды.
Юбилей урамында район үзәге мәктәпләре тарафыннан тематик күргәзмәләр оештырылган иде. «Солдат боткасы» акциясе дә халыкның зур игътибарына җәлеп итте. Биредә Җиңү җырлары астында кыр кухнясы сыеннан авыз итү оештырылды.
Җиңү паркы каршындагы мәйданда театральләштерелгән тамаша безне үткәннәргә, моннан 86 ел элек булган вакыйгаларга алып кайтты, Бөек Ватан сугышы башланган чор, илебез чикләрен басып кергән дошманнарны тар-мар итәргә китүчеләрне фронтка озату, авыр тыл тормышы, Җиңү таңын каршы алу- барысы да ачык чагылдырылды. Совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне белдереп театральләштерелгән бик тирән һәм киң эчтәлекле тамаша карадык.
Районыбызның барлык мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, балалар бакчалары һәм башка коллективлар күңел кылларын тибрәтерлек патриотик рухлы бәйрәм чарасы күрсәттеләр.
Актаныш районы һәрвакыт илебез өчен гомерен дә фида кылырга батырлары белән белән дан тотты. Биш Советлар Союзы Героебыз, махсус хәрби операциядә «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән якташларыбыз белән хаклы горурланабыз. МХО башлангач та, райондашларыбыз читтә калмыйча, туган илебез мәнфәгатьләрен якларга юл тотты.
Бүген, Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршы алган бәйрәм тантанасында райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы ветераны, тиздән 101 яшьлеген каршы алачак Тәфкил Вәлиевнең катнашуы үзе бер истәлекле вакыйга.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең бәйрәм котлавын һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен җиткерде.
Җиңү паркы каршындагы мәйданда тантаналы парад узды, аннан соң Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу ритуалы үткәрелде. Бәйрәм чаралары барлык авыл халкын берләштереп, Ватан өчен батырларча сугышкан буынга хөрмәт белдерүнең матур үрнәге булды.

Бөек Җиңү өчен без бик кыйммәт хак түләдек. Фәкать өч миллионлы бер Татарстан гына да фронтка 700 меңнән артык улын һәм кызын озатты, аларның яртысы диярлек туган җиренә әйләнеп кайтмады... Бу сугыш аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды. Күпмилләтле илебез халыклары арасында Татарстан уллары һәм кызлары батырлыклары белән аеруча дан казандылар.
Актаныш төбәге дә андый батырларга бай. Без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары – Баян Давлетов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Сергей Фадеевларны бүген тагын бер кат искә алабыз. Ватан хакына көрәштә ятып калган 9 меңнән артык райондашларыбызның якты истәлегенә баш иябез. Бүгенге көндә безнең сафта атлаучы, яшь буынны үзләренең батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүдә һаман да тынгы белмәүче өч ветераныбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев