Йөз яшьлек юбиляр: Зәйтүнә апа Латыйпованың гомер юлы
Вакыйга

Йөз яшьлек юбиляр: Зәйтүнә апа Латыйпованың гомер юлы

Актаныш районының хөрмәтле өлкәне, Такталачык авылында туып-үскән хезмәт ветераны Зәйтүнә апа Латыйпова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов юбилярны шәхсән барып котлады. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүген Зәйтүнә апа Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнә.

Авыр балачак һәм сугыш еллары хезмәте

Зәйтүнә Латыйпова 1926 елның 30 апрелендә Такталачык авылында игенчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Биш балалы гаиләдә иң кечесе, төпчек балабула ул. Авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлауга, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана.

Яшь кызның иң гүзәл еллары авыр хезмәттә үтә. 1941 елда ул колхоз эшенә җигелә:

  • Үлән чаба, печән җыя, молотилкада эшли.

  • Урман кисәргә йөри. «Тугыз кыш буе авыр шартларда урман кистем, — дип искә ала Зәйтүнә әби. — Урман бездән ерак иде, җәяү йөрдек. Ул вакытларда кычыткан һәм кыр суганы ашап тамак туйдырдык».

  • Урак ура, комбайннар артыннан калмыйча салам өюче булып хезмәт куя.

  •  

Бар гомере — хезмәттә

Сугыштан соңгы елларда да Зәйтүнә апа тын да алмый эшли: фермада маллар карый, ашханәдә хезмәт куя, салам өюче булып йөри. Ул үзен бик тырыш кеше итеп күрсәтә. Шәхси хуҗалыгында да күпләп мал-туар асрый, яшелчә-бакча үстерә. Көче җиткәнчә башка авылдышларына ярдәм итәргә тырыша.

Зәйтүнә апа кияүгә чыкмый, бар гомерен туганнарына һәм хезмәткә багышлый. Бүген ул Пучы картлар һәм инвалидлар йортындагы шартлардан бик канәгать: «Тәрбиячеләр бик яхшы, тәмле ашаталар, карау-тәрбия әйбәт», — дип сөенә ул.

Районыбыз горурлыгы

Бүгенге көндә Актаныш районында 100 яшен тутырган 8 өлкән кеше гомер кичерә, аларның 3-се — сугыш ветераннары.

Зәйтүнә апа кебек нык рухлы, сабыр һәм тырыш өлкәннәребез — безнең өчен үрнәк. Аларга киләчәктә дә сау-сәламәт булып, якыннарының күңел җылысын тоеп, тыныч картлыкта яшәргә язсын!

Гыйбрәтле гомернең йөз еллык биеклеге: Чибәр апаның якты юлы

Гомерне елга белән чагыштыралар. Кемнекедер ул тыныч кына ага, ә кемнекедер — текә борылышлар, ташлы ерганаклар аша үтеп, зур бер диңгезгә барып тоташа. Актаныш районының Такталачык авылында туып-үскән Зәйтүнә апаның гомер елгасы исә йөз еллык олы бер тарихны үз эченә ала. Бүген без соклану белән караган бу гыйбрәтле язмыш — сабырлыкның, тырышлыкның һәм туган җанлы булуның тере үрнәге.

«Чибәр апа» — җан матурлыгының чагылышы

Зәйтүнә апаны туганнары яратып «Чибәр» яисә «Чибәр апа» дип йөртәләр. Бу исем аңа бары тик тышкы матурлыгы өчен генә бирелмәгән. Ул үзенә аерым өй салып чыкса да, үз дөньясында, башкалардан аерылып яшәргә ашыкмый — гомер буе туганнары белән бергә булды, һәр эштә ярдәм кулын сузды. Фәйрүзә Хәниф кызы Төхфәтуллина истәлекләреннән аңлашылганча, алар Зәйтүнә апа белән бербөтен булып, һәр эшне бергәләп башкарып үскәннәр. Ул гаилә өчен туганнан туган сеңел генә түгел, ә апасына үз балаларыдай якын, алтынчы бала кебек кадерле булган.

Сугыш елларының корыч ихтыяры

Зәйтүнә апаның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлыкка карамыйча, ул иң авыр эшләргә җигелә. Краснобор урманнарына җәяү барып ботак кисеп, агач өеп, бишәр метрлы штабельләр ясаган көннәре — аның какшамас ихтыярына дәлил. «Институт күрдем мин Красноборда» — дип, авыр хезмәт елларын шаяртып та, сагынып та искә ала ул. Такталачык авылыннан эш урынына кадәр җәяү күтәренеп барган чаклары да җанга якын истәлек булып саклана.

Сугыштан соң да тынгысыз хезмәт юлы дәвам итә. Ун елдан артык гомерен фермага багышлаган Зәйтүнә апа, иртә таңнан сәгать өчтә үк эшкә ашыга иде. Көн буе эштә булса да, үз дөньясын да камил тота: мал-туарын карый, каз-үрдәкләрен үстерә, бакчасында чияләр яшәртә.

Хәтер — гомер көзгесе

Бүген Зәйтүнә апа интернат-йортта  тәрбиядә яши. Чаллыдан һәм башка төбәкләрдән кайтып йөрүче туганнары — аның өчен иң зур куаныч. «Бервакытта да зарланмады, һәрвакыт канәгать булды», — ди аның турында сеңелесе Фәйрүзә апа.

Юбилярның хәлен белүчеләр арасында Зәйтүнә апаны үз туганыдай якын иткән тәрбияче Лилия Камил кызы Галина да үзенең ихлас теләкләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Бер канәгатьсез сүзен ишеткән юк...»

Лилия Камил кызы бу йортта өч елга якын тәрбияче булып эшли һәм һәр өлкәннең күңеленә юл таба белә. Аның өчен Зәйтүнә апа — сабырлык һәм акыллылык үрнәге.

«Безнең Зәйтүнә апабызга бүген 100 яшь, без аны чын күңелдән котлыйбыз! Ул — бик акыллы, бик чиста кеше. Бар нәрсәдән дә канәгать ул: элекке тормышыннан да, туганнарыннан да, мондагы шартлардан да. Бер канәгатьсез сүз ишеткән юк аннан», — ди Лилия ханым.

Тәрбияче сүзләренчә, Зәйтүнә апаның күңеле һәрвакыт рәхмәтле. Ул монда эшләүчеләрнең хезмәтен югары бәяли, җылы сүзләрен җәлләми. Лилия Камил кызы юбилярга бәхетле картлык теләп, аны бик яратуын әйтте.

Йөз яшьлек юбилярның гомер юлы — ул безнең тарихыбыз. Зәйтүнә Латыйпова саф күңеле, чибәрлеге һәм тыйнаклыгы белән ул тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәвен дәвам итә. Иртәләре исәнлек белән тусын, туганнарының җылысын тоеп, сау-сәламәт яшәргә язсын аңа!

Айнур Гыймадиев фотолары


Нет комментариев