БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР
-
Россия Герое Рәсим Баксиковның Актаныштагы эш визитыннан фоторепортаж
Россия Герое Рәсим Баксиков Актаныш районында эш сәфәре кысаларында берничә объектта булды, яшьләр һәм волонтерлар белән очрашты.
-
Каһарман анасы
Актаныш технология техникумында Украинада барган махсус операциядә катнашып батырларча һәлак булган, илебезгә горур, кыю уллар үстергән бөек әниләргә багышланган “Каһарман анасы” дип аталган очрашу узды.
-
Муса Җәлил. Хәтердә һәм йөрәктә!
Бүген, 15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Татар халкы яшәгән барлык төбәкләрдә шагыйрьнең туган көненә багышланган төрле чаралар уза.
-
Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чаралар программасы билгеле булды
15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Казанда тантаналы чаралар узачак.
-
Кадетлар – өлкәннәргә терәк, халык хәтеренә ихтирамлы
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге мәктәп кадетлары өлкән буын вәкилләренә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Алар кышкы карлы көннәрдә ветераннар һәм районның өлкән яшьтәге кешеләре яшәгән йортлар тирәсендәге территорияләрне кардан чистарта, ишегалларын тәртипкә китерә.
-
Махсус хәрби операциядәге якташыбыз актанышлыларга дрон һәм гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Махсус хәрби операциядәге якташыбыз, Актанышта туып-үскән Александр Сергеев якташларыннан гуманитар ярдәм һәм үзе заказ биргән сугышчан җиһаз — дронны рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды. Бу мөһим коралны алуга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм туган якның ярдәме нинди зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
-
Ватанны сөю- иманнан!
Илебез халкы Ватанны саклаучылар көнен каршыларга әзерләнә. Бүген район ЗАГС бүлеге әлеге зур бәйрәм уңаеннан чираттагы Гаилә дәресен патриотик темага багышлады.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Гизамов: Без Ватаныбызны сакларга тиеш!
Бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы кичәнең кадерле кунагы — Иске Кормаш авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Гизамов булды.
-
Махсус хәрби операция батыры Альмир Фәйзуллин: Исән калу өчен 360 градусны берьюлы күзәтә идек
Ватанны саклаучылар көнендә без бүген илебезне саклаучы, аны дошманнардан яклаучы егетләребезгә, шулай ук ут эчендә сыналып та сынмаган, хәзерге вакытта өйләренә, гаиләләренә кайтып тыныч тормышта яшәүче батырларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу изге көн турында иң дөрес итеп сөйләүче — кулына корал алып, илне үз көче белән саклаган кеше.
-
Актаныш районы делегациясе Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанада катнаша
Бүген Казан Экспода Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
-
МХО Герое Риваз Рәхмәтуллин ЗАГС бүлегендә укучылар белән очрашты
Махсус хәрби операция батыры, хөрмәтле райондашыбыз Риваз Рәхмәтуллин «Батырлык өчен» медале иясе булса да, бик тыйнак, сөйләшкәндә артык сүз әйтмәс. Район ЗАГС бүлегендәге очрашуда аның чыгышын укучылар тын калып тыңладылар. Гаилә мәктәбе кысаларында узган дәрес Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
-
Махсус хәрби операциядә катнашкан өч райондашыбыз Ватанны саклаучылар көнендә дәүләт бүләкләренә лаек булды
Актанышта Ватанны саклаучылар көнендә өч райондашыбызны Украинада барган махсус хәрби операциядә сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләделәр.
-
Актанышның батыр, кыю уллары һәм кызлары Ватанны саклаучылар көнендә хөрмәтләнде
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне- батырлык, намус, кыюлык бәйрәме ул. Туган илгә һәм үз халкыңа хезмәт итү- туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды. Бүген шундый батыр ир-егетләребез Актаныш районы башлыгының рәхмәт хаты белән хөрмәтләнделәр. Алар арасында Әфган, Чечня сугышларында, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан батырларыбыз, хәрби бурычларын Германия җирләрендә үтәп кайткан яугирләребез, Чик сачылары төркеме вәкилләре, Десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, Хәрби диңгез флотында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләребез бар иде. Җиңү паркы каршындагы мәйданда узган Ватанны саклаучылар көненең иң истәлекле мизгелләре булды ул.
-
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
Актаныш районы ир-егетләре- Соңгы елларда бара торган авыр вакытларда үзләрен кабат курку белмәс көчле затлар итеп таныттылар.
-
Архив эшләре бүлегендә Батырлык дәресе узды
Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2026 нчы елга бирелгән планга нигезләнеп. Районнардагы архив бүлекләре мәктәп укучылары белән һәрдаим тематик чаралар уздырып торырга тиеш.