Архив эшләре бүлегендә Батырлык дәресе узды
Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2026 нчы елга бирелгән планга нигезләнеп. Районнардагы архив бүлекләре мәктәп укучылары белән һәрдаим тематик чаралар уздырып торырга тиеш.
Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының архив эшләре бүлегендә Батырлык дәресе узды. Әлеге Чарада Благодарение фондына караган “Игелек фәрештәләре” исеме астында йөрүче 2нче мәктәптә укучы волонтер балалар һәм Әфган сугышы батыры Әхмәтов Илшат Рәшит улы, Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре батыры Касыймов Айнур Фирдәвис улы, махсус хәрби операция батыры Рахматуллин Риваз Равил улы, махсус хәрби операция батыры, Батырлык Ордены белән бүләкләнгән Шәйхелмәрданов Әлфис Әзһәм улы катнашты.
Дәрескә чакырылган батырларыбыз бик үтемле, уйландыргыч чыгыш ясадылар, хәрби хезмәт вакытындагы кызыклы вакыйгаларын да сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен дә бирделәр. Әйтергә кирәк, аларның чыгышлары укучыларда зур кызыксыну уятты. Алар батырларыбызга сорау арты сорау яудырды. Кунакларыбыз очрашуга үзләре белән алып килгән, алар өчен бик кадерле булган шәхси истәлекләре белән дә таныштырды.
Батырларыбыз турындагы, алар катнашкан сугыш чорындагы мәгълүматлар чараны алып баручы бүлек мөдире Фирүзә Минһаҗева тарафыннан презентациядә яктыртылып барды. Чара бик җанлы, мәгънәви үтте. Балаларда ватанпәрварлык хисләрен уяту, туган җирне яратырга, Актанышның намуслы гражданнары булуларын максат итеп куйган әлеге чара барчабызның да күңелендә бик озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев