Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш эшкуарлары «Иң яхшы Эшмәкәрләр Советы» республика конкурсында җиңде

Россия эшкуарлары көне алдыннан Татарстан Милли китапханәсенең конференц-залында «Иң яхшы Эшкуарлар Советы» IV республика конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Шунысы безнең өчен аеруча куанычлы, Актаныш районы эшмәкәрләр Советы республиканың муниципаль районнары арасында «Кооперация һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә хакимият, бизнес берләшмәләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен» номинациясендә җиңде.

        Актаныш районында 73 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, 27701 шәхси ярдәмче хуҗалык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. Соңгы елларда республикада, шулай ук районыбызда кооперация үсеше бара. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә кулланучылар кооперацияләре төзелә. "Актаныш" кооперативына берләшеп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр сөтне җыю һәм беренчел эшкәртүдә ныклы адымнар ясый. "Актаныш казлары" кооперативы үрдәкләр һәм казларны каклау һәм ыслау белән шөгыльләнә. Кооператив үз эшләнмәләрен Россия, дөньякүләм таныту өстендә уңышлы эшли. Төрле сайтларга үз эшләнмәләрен тәкъдим итә.

Реклама

            Татарстан Республикасы Фермерлар ассоциациясе  Актаныш муниципаль район Советы һәм башкарма комитетына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр белән уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Котлауларны һәм махсус сертификат белән чәчәк гөлләмәләрен Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кабул итеп алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев