Актанышлылар актив тормышны сайлый
Республика программалары кысаларында Актаныш районында сәламәт яшәү рәвеше киң колач ала. Спорт инфраструктурасы үсә, барлык яшьтәгеләр өчен мөмкинлекләр арта, ә социаль һәм мәдәни проектлар халыкның активлыгын һәм тормыш сыйфатын күтәрә.
Республика программалары кысаларында кече һәм социаль бизнеска ярдәм итү, шулай ук районның «Актив озын гомерлелек» комплекслы планы нигезендә Актаныш районында төрле яшьтәге халыкның сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы тотрыклы үсә. Районда спорт инфраструктурасының җитәрлек дәрәҗәдә булуы халыкны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Республикакүләм хоккей турнирлары һәм беренчелекләр үткәрү мәйданы булып «Лачын» боз сарае тора. Биредә 40тан артык район ярышлары һәм Бөтенроссия күләмендәге массакүләм акция этаплары уздырылды. Шулай ук мөмкинлекләре чикле булган гражданнарны спортка җәлеп итү тәэмин ителде. Район республика спартакиадаларында актив катнаша, ә иң яхшы спортчылар Татарстан Республикасы җыелма командалары составын тулыландыра. Мәсәлән, 2025 елда Данил Солтанов өстәл теннисы буенча республика җыелма командасы составында чыгыш ясады.
Өлкән яшьтәге гражданнарны актив җәмәгать тормышына җәлеп итү буенча ведомствоара эш оештырылган. Муниципаль спорт объектларында һәм авыл җирлекләрендә пенсионерлар өчен шахмат, йөзү, өстәл теннисы буенча бушлай шөгыльләр үткәрелә. Авылларда скандинавия йөреше төркемнәре һәм «Сәламәтлек сәгатьләре» киң үсеш алды.
Мәдәният бүлеге өлкән буынны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итә, ә «Игелек үзәге» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «көмеш волонтёрлык» хәрәкәтен координацияли. Мәдәният учреждениеләрендә өлкәннәр өчен 98 клуб эшли, бу барлык клубларның 20 проценттан артыгын тәшкил итә. 2000нән артык мәдәни-күмәк чара үткәрелде.
Актаныш районында муниципаль программалар кысаларында социаль үсеш, гаиләләргә ярдәм, халык сәламәтлеген ныгыту һәм норматив-хокукый базаны камилләштерү юнәлешендә комплекслы һәм эзлекле эш алып барыла.
Программаларны финанслау федераль проектлар, Татарстан Республикасы дәүләт программалары һәм районның җирле бюджеты хисабына тәэмин ителә. Хисап чоры нәтиҗәләре буенча барлык максатчан күрсәткечләргә ирешелде, программаларның гомуми нәтиҗәлелеге югары дип бәяләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев