Әниләр көне белән!
Хөрмәтле әби-апаларыбыз! Әниләр көне белән!
Сезне иң җылы һәм иң
якты бәйрәмнәрнең берсе
– Әниләр көне белән ихлас
күңелдән котлыйм.
Җәннәт әниләрнең аяк
астында, дип юкка гына әй-
тмиләр. Бәрәкәтле, имин,
тыныч тормышка бары тик
әниләрнең хәер-догасы, алар-
ның фатихасы аша гына ире-
шеп була. Алар
–
дөньябызның
яме. Алар
–
иң газиз, иң якын
кешеләребез. Бу бәйрәм
–
та-
гын бер кат әниләргә ярату
хисләребезне җиткерү өчен
уңай форсат. Әниләргә булган
мөгамәләбез безнең асылы-
бызны, рухи дөньябызны,
тәрбиябезне күрсәтә. Аларның
кадерен белеп, хөрмәт итеп,
рәхмәтле булып яшәргә кирәк.
Бүген без, язмыш җилләре
белән сыналган, гаилә җылы-
сына һәм назга сусаган са-
быйларны үз канаты астына
алган күп балалы аналарга
ихластан рәхмәт сүзләре әй-
тәбез. Хәзерге көндә махсус
хәрби операциядә илебез
иминлеге өчен көрәшкән
батыр улларны тәрбияләгән
Аналар алдында рәхмәт әйтеп
баш иябез. Теләк бер генә
–
дөньяларыбыз тынычланып,
барлык егетләребез дә исән-
имин әйләнеп кайтсын.
Х ө р м ә т л е ә н и л ә р !
Гаиләләрдә өмет, ышаныч
һәм мәхәббәт кебек какша-
мас кыйммәтләрне саклап
яшәвегез өчен чиксез рәх-
мәтемне белдерәм. Барлык
хыялларыгыз тормышка аш-
сын, балаларыгыз наз, җылы-
лык, кайгырту бүләк итсеннәр.
Сезгә иминлек, ана бәхете,
гаилә тигезлеге һәм сәламәт-
лек телим!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев