Такталачык авыл җирлегенә яңа җитәкче - Илнур Хуҗин билгеләнде
Такталачык авыл җирлегенә яңа җитәкче - Хуҗин Илнур Таһир улы билгеләнде
Илнур Таһир улы 1983 елда Актаныш авылында туган. 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбен тәмамлап, КазанДәүләт гуманитар педагогика университетын тәмамлый. Хезмәт юлын тарих һәм җәмгыять белеме мөгаллиме буларак мәркәзебезнең 171 нче мәктәбендә башлап җибәрә. Армия сафларыннан туган җиргә кайтып төпләнә ул. Кадет мәктәбендә, Бурсык мәктәпләрендә хезмәт куя. Татар Ямалысы гомуми белем бирү мәктәбен, аннан 3 ел район үзәгендә Балалар иҗат үзәген җитәкләде, Актаныш авылы Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарды.
Илнур Таһир улына әлеге яңа хезмәтендә дә уңышлар телибез!
Актаныш районы хакимиятенең мәгълүмат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев