Актанышта Бөтенроссия өйрәнүләре: иминлек — уртак җаваплылык ул!
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актанышта Бөтенроссия өйрәнүләре: иминлек — уртак җаваплылык ул!

ТР Мәгариф министрлыгы хаты нигезендә 21–22 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмаларында Бөтенроссия өйрәнүләре уза. Бүген күрсәтмә форматтагы төп чаралар Актанышның икенче санлы мәктәбендә оештырылды.

Әлеге чараларның төп максаты — террорчылык актлары булганда яки андый куркыныч янаганда мәктәп коллективының, укучыларның һәм хезмәтләрнең дөрес һәм килешеп эш итү күнекмәләрен ныгыту, гамәлләр алгоритмын кабатлау.

 

Безнең районда әлеге өйрәнүләрдә барлыгы 57 объект катнаша: 24 мәктәп һәм 9 юридик балалар бакчасы. Күрсәтмә форматтагы төп чаралар Актанышның икенче санлы мәктәбендә оештырылды, әмма мондый өйрәнүләр һәр белем бирү учреждениесендә үткәрелергә тиеш.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова билгеләп үткәнчә, әзерлек эшләре алдан ук башкарыла:

— Иң элек без Мәгариф идарәсендә оператив штаб җыйдык, барлык хезмәтләр белән берлектә эш алгоритмын билгеләдек. Кем, кайчан, ничек эш итәргә тиеш — барысы да алдан килешенде. Мәктәпләрдә дә алдан репетицияләр үткәрелде.

Өйрәнүләр ике этапта узды. Беренче этапта мәктәп бинасына шартлы рәвештә «җинаятьче» керүе һәм аны зарарсызландыру күрсәтелде. Сак хезмәте үзен оешкан һәм җаваплы яктан күрсәтте, оператив рәвештә эш итте.

103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зарипов та укучыларның әзерлеген югары бәяләде:

— Без классларны тикшереп чыктык. Балалар ишекләрне баррикадалап, кагыйдәләр нигезендә яшеренгән.

Аларны табу җиңел булмады. Хәтта алдап чакырып карасак та, берсе дә тавыш бирмәде. Бу — укытучыларның һәм класс җитәкчеләренең балалар белән нәтиҗәле эшләвен күрсәтә.

Икенче этапта шартлы рәвештә гадәттән тыш хәл — бинага БПЛА бәрелү нәтиҗәсендә җимерелү ситуациясе уйнатылды. Барлык ашыгыч хезмәтләр — полиция, янгын сагы, ашыгыч ярдәм, газ хезмәте — вакытында килеп җитеп, үз бурычларын төгәл үтәде.

Кайбер кисәтүләр булса да, алар аңлатылып, киләчәктә төзәтү бурычы куелды.

Мәктәп директоры Рәйхан Галимҗанова билгеләп үткәнчә, исемлек буенча 713 укучының 623е оператив рәвештә эвакуацияләнгән:

— Без алга таба әзерлек дәрәҗәсе тагын да югарырак булыр дип өметләнәбез. Аеруча җиденче «А» сыйныфы югары оешканлык күрсәтте.

Өйрәнүләр барышында мөһим нәтиҗәләр дә ясалды. Мәсәлән, укучыларның шәхси әйберләрен, ә укытучыларның кирәкле документларны эвакуация вакытында алуы мөһимлеге ассызыкланды. Чөнки гадәттән тыш хәл вакытында контроль һәм исәп-хисап төгәл булырга тиеш.

Чара ахырында барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде:

— Бу өйрәнүләр бары тик өйрәнү булып кына калсын иде. Илләребез тыныч булсын. Әмма кирәк булганда без барыбыз да дөрес һәм төгәл эш итәргә әзер булырга тиеш, — дип ассызыкланды.

Мондый чаралар — иминлекне тәэмин итүдә мөһим адым.

Алар укучыларны да, укытучыларны да, хезмәтләрне дә бер максатка — кеше гомерен саклауга юнәлтә.


Нет комментариев